«Үткәннәр битләрен ачып»: танып белү сәгате (6+)

7 октябрь көнне эстетик тәрбия буенча «Борынгы курчаклар» проекты кысаларында 16 нчы санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Үткәннәр битләрен ачып» дигән танып белү сәгате уздырды.

Открывая страницы прошлого….
1665147789072
20221007_083616
1665148145285
20221007_084126
1665147931044

Чара вакытында укучылар курчакның килеп чыгуы турында белде һәм аның төрле төрләре – балавыз, механик, фарфор, агач һәм чүпрәк курчаклар белән танышты. Катнашучылар Барби курчагының кайда, ничек тууы һәм Братц – ул заманча яшүсмерләр икәнлеге турында мәгълүмат алды. Балалар бик теләп җир йөзендә беренче курчакның барлыкка килүе турында кытай легендасын һәм «Василиса Прекрасная» әкиятеннән өзекне тыңлады. Һәр халыкның үз курчаклары бар, очрашуда катнашучылар мисыр, африка, француз, япон һәм, әлбәттә, рус курчаклары турында мәгълүмат алды. Кызларга һәм  малайларга «Рус матрешкасы тарихы» видеоязмасы аеруча ошады, ул аларны Россия символлары белән таныштырды. 

Танып белү сәгате азагында катнашучылар курчаклар белән уйный-уйный без мәрхәмәтлерәк булабыз, үзара аралашырга, уртак карарлар табарга өйрәнәбез дигән нәтиҗә ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: